Камил Нәҗмиев Минтимер Шәймиевнең хезмәтләрен Татарстан үсешенең нигезе дип атады
Яңалыклар

Камил Нәҗмиев Минтимер Шәймиевнең хезмәтләрен Татарстан үсешенең нигезе дип атады

Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына еллык Юлламасын игълан итүдә катнашу тәэсирләре белән уртаклашты. Район җитәкчесе әлеге вакыйганы киләсе елга төп юнәлеш бирүче мөһим ориентир дип атады.

 

Тукай районының рәсми делегациясе составында Камил Нәҗмиев республика өчен мөһим булган сәяси чарада шәхсән катнашты. Биредә социаль-икътисади үсешнең төп нәтиҗәләре ясалды һәм республиканың киләчәк үсеш юнәлешләре билгеләнде.

Район башлыгы үз чыгышында Татарстан Республикасы Рәисенең 2027 елны Минтимер Шәрип улы Шәймиев елы дип игълан итү карарына аерым игътибар бирде. Әлеге карар республиканың беренче Президентының якынлашып килүче 90 яшьлек юбилее уңаеннан кабул ителде. Камил Нәзмиев Минтимер Шәймиевнең Татарстан үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

«Минтимер Шәрип улының илебез һәм республикабыз алдындагы хезмәтләре — бүгенге Татарстан уңышының нигезе. 2027 елны аның исеме белән бәйләү — Россия дәүләтчелеген ныгытуга керткән тарихи өлешенә лаеклы бәя. Горурланабыз!» — дип ассызыклады Камил Нәҗмиев.

Тукай районында Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан әйтелгән фикерләр һәм район башлыгының шәхси сүзләре киләсе елда муниципаль ведомстволар һәм авыл җирлекләре эшендә төп юнәлеш булып хезмәт итәчәк.

Фото/ Камил Нәҗмиевның МАКС каналыннан


Нет комментариев