Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия җирлегендә бәйрәм һәр авылда узды

Безнен авылда ике сугыш ветераны яши. Берсе – Миңнемулла бабай Миңнегәрәев – бәйрәм түрендә булды, ә Акмалетдин бабай Җамалетдинов, авыру сәбәпле, бәйрәмдә катнаша алмады. Аны, мәктәп укучылары белән өйләренә барып, алдан котлап кайткан идек.

Бәйрәм митингы 9 май көнне иртән Кырныш авылында үтте. Аннары Калмия авылында учакта солдат боткасы пешердек, клубка килгән һәр кеше тәмле боткадан авыз итте. Бәйрәмдә «Күгәрчен» балалар бакчасына йөрүче нәниләр бик матур чыгыш ясады, мәктәп укучылары һәм укытучылары концерт бүләк итте, авыл үзешчәннәре, «Киңәш» ветераннар клубына йөрүче өлкәннәр актив катнашты. Чара стелла янында чәчәкләр кую һәм бәйрәм өстәле белән тәмамланды.
Калмиядән соң Малтабар авылында да чыгыш ясап, апалар-абыйларны тыңлап, мул өстәлләр янында чәй эчеп, һәйкәлгә чәчәкләр куеп кайттык, дип яза клуб мөдире Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү Якты юл Тукай районы Калмия