Чыгарылыш сыйныф укучысы Алия Нуретдинованы зур казанышы белән котлыйбыз!
Алия Калмаш мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап һәм Бердәм дәүләт имтиханында яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, өч фәннән 258 балл җыйды.
Менә аның нәтиҗәләре: рус теле – 86 балл, математика – 86 балл, физика – 86 балл.
Мондый югары күрсәткечләр Алиянең тырыш хезмәтенең һәм максатчанлыгының нәтиҗәсе, әлбәттә. Без Алияне уңышка алып килгән педагогларына рәхмәт белдерәбез: Светлана Вазеева (рус теле), Зөлфия Сәрвәрова (математика), Рәисә Садриева (физика).
Алиянең хыялы – илбезнең иң яхшы вузы студенты булу һәм аның хыялы тормышка ашты. Ул М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фундаменталь һәм гамәли физика факультетына уңышлы укырга керде.
Алияне, аның әти-әнисен һәм педагогларын бу искиткеч җиңүләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм яңа фәнни биеклекләрне яулавын телибез!
Нет комментариев