Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ил икътисады өчен кирәкле белгечлекләр билгеле булды

РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин илнең киләчәктәге иминлеге һәм технологик бәйсезлеген тәэмин итүдә стратегик әһәмияткә ия булган белгечлекләр исемлеген раслады. Президент кушуы белән әзерләнгән бу документ ил икътисадының инновацион тармаклары өчен заманча һәм югары компетенцияле кадрлар әзерләүгә юл ачачак.

Исемлеккә 500дән артык һөнәр һәм белгечлек кертелгән, алар 300дән артык колледж һәм вуз программасын үз эченә ала. Аеруча игътибар бирелгән юнәлешләр: информатика, электроника, радиотехника, элемтә системалары, криптография, фотоника, биотехнологияләр, атом энергетикасы, авиация һәм космик техника, медицина һәм фармацевтика. Моннан тыш, 400гә якын фәнни белгечлек өстенлекле дип танылган.

Бу документ белем бирү программаларын модернизацияләү һәм бюджет урыннарын арттыру өчен төп база булып хезмәт итәчәк. Шулай ук укуда зур уңышка ирешкән студентлар өчен президент һәм хөкүмәт стипендияләре каралган, хәзер аларны алты меңнән артык кеше ала.

Мишустин әйтүенчә, бу чаралар ил икътисадының төп тармакларында көндәшлеккә сәләтле, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә ярдәм итәчәк.

Чыганак: Российская газета

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев