Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшьләр үзәге һәм «ФОРПОСТ» отряды наркотикларга каршы акция уздырды

Яшьләр үзәге командасы һәм «ФОРПОСТ» яшьләр хокук саклау хәрәкәте отряды вәкилләре наркотикларның зыяны һәм авыр ситуациядә калган кешеләргә ярдәм итү юллары турында мәгълүмати буклетар тараттылар. Әлеге чара яшьләрне сәламәт тормыш рәвешен сайларга һәм зарарлы гадәтләргә «юк» дияргә өндәү максатыннан оештырылды.

Яшьләр үзәге һәм «ФОРПОСТ» отряды әгъзалары авыл халкына һәм яшьләргә мөһим мәгълүмат тупланган буклетлар өләште. Китапчыкларда наркотикларның сәламәтлеккә һәм тормышка китергән куркынычлары турында мәгълүмат кына түгел, ә авыр очракта үзеңә һәм якыннарыңа ничек ярдәм итәргә дигән конкрет киңәшләр дә урын алган.

Бу мәгълүмат кемгәдер тормышында дөрес сайлау ясарга һәм зыянлы гадәтләрдән баш тартырга ярдәм итәр дип ышана оештыручылар. Сәламәт киләчәк — үз кулыбызда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев