Янгында ике кешенең гомерен өзелде
9 майдан 10 майга кадәр район территориясендә килеп чыккан зур янгыннарга электр үткәргечләрендәге кыска ялганыш һәм мичләрне дөрес урнаштырмау сәбәпче булган. Халык бәйрәм иткәндә, янгын сүндерүчеләр көчәйтелгән режимда эшләде, кеше гомерләрен һәм мөлкәтен саклап калырга тырышты.
Тукай районының ашыгыч хезмәтләре өчен үткән ял көннәре бик авыр булды. Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге инспекторы Эльвира Краснова хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннәрендә алты җитди очрак теркәлгән, аларның берсе кешеләр үлеме белән тәмамланган.
Иң куркыныч фаҗига 9 май иртәсендә килеп чыга. Сәгать 03:49да Биклән авылыннан янгын сагына хәбәр алына. Анда 88 квадрат метр мәйданда торак йорт һәм гараж ут эчендә кала. Янгын эченнән 1938 елгы ир-ат һәм 1953 елгы хатын-кызның мәетләрен чыгаралар. Янгын сәбәбе – электр чыбыкларының кыска ялганышы.
Шул ук кичне, 9 майда, янгыннар турындагы хәбәрләр бер-бер артлы килә башлый. Сәгать 21:04тә «Орбита-1» бакчачылык ширкәтендә мич җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында мунчага ут каба.

Сәгать 21:57дә Кырныш авылында кыска ялганыш аркасында йорт һәм гараж юкка чыга, ут 30 кв. м мәйдандагы хуҗалык блогына да күчә.

Янгынның гомуми мәйданы 158 кв. м тәшкил итә. Хуҗаларның иминияте (страховкасы) булмый.

Сәгать 23:09да Боерган авылында янгын сүндерүчеләр шәхси мунчадагы утны сүндерә — монда да сәбәп шул ук: мич кую кагыйдәләрен бозу.

10 майда да хәлләр тынычланмый. Төнге сәгать бердә «Лазурный» бакчачылык ширкәтендә бакча йорты (48 кв. м) тулысынча янып бетә, ут күрше йортка да зыян сала.

Бәхеткә, бу очракта мөлкәт иминиятләштерелгән булган, бу хуҗаларга акчаларын кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.

Янгыннар тезмәсе иртәнге 06:40та «Весна-2» ширкәтендә тәмамлана, анда кыска ялганыш аркасында мунчаның түбәсе яна.


Райондагы янгыннарның күпчелеге ике сәбәптән — искергән электр үткәргечләре һәм мунча мичләрен дөрес урнаштырмаудан килеп чыга. Сак булыгыз, электр челтәрләрен һәм морҗаларны тикшерегез. Онытмагыз: игътибарсызлыкның бәясе — сөйләп бетергесез матди зыян гына түгел, кеше гомере дә.
Фото: Эльвира Красновадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев