Якын Көнчыгышта һава юллары ябылу сәбәпле, 3 мең татарстанлы Әмирлекләрдә тоткарлана
Якын Көнчыгыш илләре өстендә һава киңлегенең ябылуы Татарстан туристлары өчен җитди кыенлыклар тудырды. ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов «Татар-информ»га белдерүенчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (БГӘ) тоткарланучы якташларыбыз саны 3 меңгә җитәргә мөмкин.
«Статистика рейслар саны һәм аларның тулылыгы буенча исәпләнә. Казаннан атнага Flydubai сигез-тугыз рейс, Air Arabia җиде, Etihad Airways өч рейс башкара, бортларда уртача 150-170 пассажир оча. Якындагы 10 көн өчен саннарны шушы нигездә исәпләдек», — дип аңлатты эксперт.
2 мартка булган мәгълүматларга караганда, Иран, БГӘ, Катар, Бахрейн, Иордания, Сирия һәм Ливан кебек илләр авиаэлемтәне туктаткан. Бу чикләүләр Әмирлекләр яки Катар аша Азиягә һәм Һинд океаны утрауларына (Мальдив һ.б.) юл алган транзит туристларга да кагыла.
Мифтахов туристларга тыныч булырга киңәш итә: «Туристлар ташлап калдырылмаячак. Вазгыять форс-мажорлы, һәм моны барлык кешеләр дә аңларга тиеш».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев