Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында парламент Рәисе итеп Фәрид Абдулганиев сайланды. Аның кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.
Фәрид Абдулганиев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды. Тиешле карар республика парламентының 24 нче утырышында кабул ителде.
Абдулганиев сентябрьдә узган өстәмә сайлауларда Дәүләт Советы депутаты мандатын алды. Моңа кадәр ул Татарстан Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып эшләде. Парламент Рәисе вазифасына аны «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.
Яңа Рәис депутатлар алдында чыгышында парламентның элекке эш тәҗрибәсен дәвам итәргә һәм Татарстан үсеше өчен закон чыгару эшен көчәйтергә әзер булуын белдерде. Ул республикада гражданнар тынычлыгы һәм социаль-икътисади үсеш өчен ныклы хокукый база булдырылуын билгеләп үтте.
Нет комментариев