Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дагыстандагы су басу нәтиҗәсендә россиялеләр помидорсыз калырга мөмкин

Дагыстанда көчле су басу сәбәпле федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы кертелде, төбәккә өстәмә көчләр җибәрелде. Әмма бу бәла-казаның төп авырлыгы җимерелгән йортлар һәм юллар белән генә чикләнми. Стихия авыл хуҗалыгына да зур зыян салды, һәм бу хәл россиялеләрне вакытлыча дагыстан помидорлары һәм йөземеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Ташкын сулары йөзем бакчаларын, җиләк-җимеш бакчаларын һәм помидор үстерелгән теплицаларны юкка чыгарды. Беренче уңышны җыеп өлгерсәләр дә, хәзер фермерларга эшне яңадан башларга туры киләчәк. Хуҗалыкларны кабат аякка бастыру өчен еллар кирәк булачак. Өстәвенә, теплицаларга һәм җиһазларга бәяләр арту да торгызу эшләрен катлауландыра, шуңа күрә күп кенә хуҗалыклар тиз арада эшкә кайта алмаячак. Белгечләр фикеренчә, бакчаларны тулысынча торгызу өчен кимендә өч ел вакыт кирәк.

Терлекчелек тармагында да хәлләр җиңел түгел: таулы районнарда мал-туар көтүлексез калган. Гомумән алганда, су басу нәтиҗәләре төбәк белән генә чикләнми — алар базарга да йогынты ясаячак. Дагыстан помидорлары һәм йөземе озак вакытка кибет киштәләреннән юкка чыгарга яки сизелерлек кыйммәтләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев