Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чаллының 12 яшьлек укучысы Алабуга районында батучы кызны коткарган

23 июль көнне Олы Шүрнәк авылында суда батучы мәктәп укучыларын коткарган егетләр Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев кулыннан бүләк алды.

Чаллыдан кунакка кайткан Назар Уткин авылда су коенганда кемнеңдер ярдәм сорап кычкырганын ишетә. Назар тиз арада салга йөзеп барып, батучы кызны судан тартып чыгара. Икенче баланы әнисе коткара.

Әлеге хәлнең очраклы шаһиты булган 20 яшьлек Глеб Данилов исә табибларны чакыра һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә.

12 яшьлек Назар әйтүенчә, ул бөтенләй дә курыкмаган. Ул Яр Чаллы шәһәренең 58нче мәктәбендә укый. 9 яшеннән бассейнда шөгыльләнә һәм яхшы йөзә.

«Кызга ярдәм итәсем генә килде», – ди ул, интервью вакытында бераз оялып.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: балалар су коену өчен җиһазландырылмаган урында коенган булган. Сак булыйк, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмыйк.

Фото: Яр Чаллы шәһәре администрациясе сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев