ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 10 августта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Аерым районнарда яшенле яңгыр булуы, боз явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11..+16 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев