Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген республикада җылы һәм коры һава торышы сакланачак

Бүген, 16 апрель, пәнҗешәмбе көнне, Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республика территориясендә аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Күпчелек районнарда явым-төшем көтелми, атмосфера басымы тотрыклы булачак.

Җил төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш юнәлешләрдән исәчәк, тизлеге секундына 6–11 м/с тәшкил итә. Төнлә кайбер урыннарда җилнең көчәюе ихтимал — ул секундына 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2 градустан -3 градуска кадәр булачак. Көндез исә һава +10…+15 градуска кадәр җылыначак. Гомумән алганда, мондый һава шартларында көндәлек эшләр белән дә шөгыльләнергә, шулай ук ачык һавада йөрергә дә бик уңайлы булыр. Бу форсатны кулдан ычкындырмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев