Боерган мәктәбе укучысы Бөтенроссия рәсем бәйгесендә лауреат булды
15–17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган Бөтендөнья «Туган тел форумы» узды. Чара татар телен, мәдәниятен һәм Тукай иҗатын популярлаштыруга багышланды.
Форум кысаларында Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясауга багышланган Бөтенроссия рәсем бәйгесе, шулай ук татар теленнән XIII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да үткәрелде.
Әлеге бәйгедә районыбызның Боерган мәктәбе укучысы Гүзәл Шамилова Гүзәл Габдулла Тукай иҗатына багышланган рәсемнәр конкурсында лауреат исеменә лаек булды. Укытучысы — Айсылу Мулланурова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев