Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән укучыларының роботлары Бөтенроссия робототехника олимпиадасында өченче урынны алды

Күптән түгел Россиянең иң яшь шәһәрендә - Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан Иннополиста Бөтенроссия робототехника олимпиадасы үтте. Әлеге чарага Россиянең 50 төбәгеннән 597 үсмер килгән иде. Анда Татарстан Республикасы данын яклап безнең районның Биклән егетләре дә катнашты.

Олимпиада 8 төрле категория буенча узды. Сәнәгатьтәге, автотранспорттагы, судагы, һавадагы интеллектуаль робототехник системалар (ИРС) - роботлар һәр төр сынау буенча тиешле хәрәкәтләр ясадылар. Шулай ук «Роботлар футболы» - үтте, Tetris уены уйнадылар, «Иҗади категория» исә медицина, иминлек системалары, экология темаларына багышланган иде.

Төп категориянең кечкенәләр төркемендә бөтен Россиядән килгән 57 команда арасында Биклән мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Нияз Сәрвәров; урта төркемдә 49 команда арасында хәзерге вакытта Иннополисның IT-лицеенда белем алучы Салават Якупов һәм аның сыйныфташы, Казан егете Булат Гибаев; зурлар төркемендә 31 команда арасында Биклән мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алмаз Якупов һәм 6 сыйныф укучысы Артур Хәйруллин чыгыш ясадылар. Әлеге хокукны егетләр 16 май көнне Казан шәһәрендә үткән республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулап һәм 12-18 июньдә Иннополис университеты үткәргән сайлап алу сборларында катнашып алдылар.

Безнең укучылар җыеп программалаштырган робот, Новосибирск һәм Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрләреннән килгән командалардан гына калышып, өченче урынны алды.

Бөтендөнья робототехника Олимпиадасы кагыйдәләре буенча үткәрелгән гомуми командалар исәбендә Татарстан командасы 2 алтын, 1 көмеш, 1 бронза медаль белән беренче урынны алды, дип хәбәр итте безгә Бикләннән «Робототехника» түгәрәге җитәкчесе Ринат Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев