Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бикләндә экологик өмә узды

Биклән авыл җирлегендә, экологик икеайлык кысаларында, бюджет оешмалары хезмәткәрләре катнашында зур өмә үтте. Чара барышында авыл хезмәтчәннәре агачларны агарттылар һәм юл буйларын тәртипкә китерделәр.

Экологик икеайлык дәвам итә. Бу юлы Биклән авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре бердәм булып чистарту-агарту эшенә чыктылар. Алар юл буендагы агачларны агартып, тирә-юньгә ямь өстәделәр.

«Агачларны агарту — ул декоратив кына түгел, ә бик мөһим саклану чарасы да. Бу процесс агачларны язгы кояш пешерүеннән һәм корткычлардан саклый. Шул ук вакытта авылыбыз да күпкә чистарак, уңайлырак күренә башлады. Бу безнең уртак йортыбыз өчен кечкенә, бик мөһим эш», — дип билгеләп үтте чарада катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев