Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәктәп укучылары нәниләр өчен курчак театры оештырды

Татарстан Республикасы Рәисе гранты кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары «Әллүки» балалар бакчасында онытылмаслык бәйрәм оештырды.

Биклән мәктәбенең тәрбия эше буенча киңәшчесе белән бергә алар «Яшь театр сөюче» проекты нигезендә нәниләр өчен могҗизалы курчак спектакле күрсәттеләр.

Бәйрәм ике зур этаптан торды: башта «Беренчеләр» остаханәдә үз куллары белән спектакль өчен махсус курчаклар ясадылар, ә аннан соң балалар бакчасында кызыклы әкият дөньясын җанландырдылар.

«Башта бик нык дулкынландык… Балаларның янып торган күзләрен, ихлас елмаюларын күргәч, барлык борчуларыбыз тиз арада онытылды!» — дип уртаклашты яшь артистлар үз хис-кичерешләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев