Бүген матбугат ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Якты юл” газетасы журналисты, Хәмит ага Мөхәммәтшин арабыздан китте
Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшин 1931 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының Тәкәнеш районы (хәзер Мамадыш районы) Түбән Төкәнеш авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, аннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Яр Чаллыда «КАМАЗ» төзелеше җәелгәч, Чаллы зонасына «Социалистик Татарстан» газетасының үзхәбәрчесе итеп җибәрелә. Чаллыдагы колачлы төзелешләрнең шаһиты...
Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшин 1931 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының Тәкәнеш районы (хәзер Мамадыш районы) Түбән Төкәнеш авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, аннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Яр Чаллыда «КАМАЗ» төзелеше җәелгәч, Чаллы зонасына «Социалистик Татарстан» газетасының үзхәбәрчесе итеп җибәрелә. Чаллыдагы колачлы төзелешләрнең шаһиты була. Беренче көннән үк төзелешнең кайнар сулышын газета укучыларга җиткерә. СССР Журналистлар союзының Мактау грамотасына (1972) лаек була. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1983), Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2002), Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы (1965). «Хәтердә ул еллар», «Җир фәрештәсе», «Заслуженные люди Тукаевского района», «Чулман дулкыннары ни сөйли?» (Й.В. Кормашев белән берлектә) дигән китаплар авторы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, КамАЗ төзелеше ударнигы, Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины дигән исемнәр иясе.
Хәмит Нәҗип улы Тукай районы газетасы белән актив хезмәттәшлек итте, соңгы көннәренә кадәр районның танылган шәхесләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре турында язмалар әзерләде. "Якты Юл" ("Светлый путь") газетасы коллективы Хәмит Нәҗип улының гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Аның истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр
Хәмит Мөхаммәтшиннең "Чирәм җир - чыныгу мәктәбе" мәкаләсен биредә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев