Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар интернет-конкурста катнаша ала

Бөтендөнья татар конгрессы 3 яшьтән 14 яшькәчә балалар арасында «Бәхетле балачак» дип аталган иҗат эшләре интернет-конкурсы үткәрә. 1 гыйнвардан башланган бу бәйге 1 июньгә кадәр дәвам итә. Балалар конкурска рәсемнәр, кул эшләре (фотога төшереп), хореография, вокал, сынлы сәнгать әсәрләре (видеосюжетлар рәвешендә), әдәби әсәрләр тәкъдим итә алалар. Эшләрне һәм махсус форма...

Бөтендөнья татар конгрессы 3 яшьтән 14 яшькәчә балалар арасында «Бәхетле балачак» дип аталган иҗат эшләре интернет-конкурсы үткәрә. 1 гыйнвардан башланган бу бәйге 1 июньгә кадәр дәвам итә. Балалар конкурска рәсемнәр, кул эшләре (фотога төшереп), хореография, вокал, сынлы сәнгать әсәрләре (видеосюжетлар рәвешендә), әдәби әсәрләр тәкъдим итә алалар. Эшләрне һәм махсус форма буенча тутырылган гариза-анкетаны 31 мартка кадәр татар конгрессының оештыру комитетына җибәрергә кирәк. 1-3 апрельдә алар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәсми сайтына урнаштырыла. 3 апрельдән 30ына кадәр Интернет аша тавыш бирергә була. 5-8 майда нәтиҗәләр ясала. Аннары җиңүчеләргә конкурсның финал өлешендә катнашу өчен чакыру кәгазьләре җибәрелә.
Конкурска эшләр JPEG (фото, сканердан чыгарылган күчермәләр) электрон форматта гына кабул ителә. Файлның зурлыгы 10 Мбайттан артырга тиеш түгел. Һәр катнашучы иң күбе биш эш җибәрә ала.
Катнашучыларның һәрберсенә аерым гариза төзелә. JPG форматындагы фотоның исеме белән doc форматындагы гаризаның исеме туры килергә тиеш. Файл исемендә укучының яшен күрсәтү мәҗбүри. Мәсәлән, Сафина Лилия, 6 яшь.
Конкурс эшләре номинацияләрдә һәм яшькә карап бәяләнә. 3-6, 7-10, 11-14 яшь категорияләрендә түбәндәге номинацияләрдә катнашырга була:
- рәсемнәр (графика, сынлы сәнгать һ.б.);
- декоратив кул эшләре (батик, бисер, бәйләү, макраме, керамика, мозаика, агачка, металлга, керамикага рәсемнәр ясау һ.б.);
- пластилиннан, гипстан, камырдан әвәләнгән фигуралар;
- нәфис сүз;
- вокал;
- хореография;
- инструменталь башкару;
- әдәби әсәрләр (шигырьләр, хикәяләр, эссе һ.б.).
Һәр категориядә һәр номинациядә өч җиңүче билгеләнәчәк.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 1 июнь - Балаларны яклау көнендә Казанда үтә. Эшләрен конкурска тәкъдим иткән һәр бала җиңүче, лауреат яисә катнашучы дипломына ия булачак. Шулай ук конкурс иганәчеләре өстәмә призлар да әзерли.
Оештыру комитеты Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 йорты, 312, 313 кабинетларда урнашкан. Телефоннары: (843) 299-77-17, 236-49-66, 236-50-56; факс: 264-63-37. Электрон адрес: konkurs-vkt@mail.ru
Сайт: www.tatar-congress.org
Искәрмә: гариза-анкета үрнәген газета сайтының «Редакция бәйгеләре» рубрикасыннан таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтендөнья татар конгрессы