Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бакча һәм… акча мәсьәләләре

Тукай районы хакимияте бинасының утырышлар залында коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) рәисләре белән утырыш-киңәшмә булды. Утырышны Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов алып барды.

Киңәшмәдә коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре эшчәнлегендә ирешелгән уңышлар, инфраструктура, үзара мөгамәлә, взнослар, бурычлар буенча проблемалар һәм аларны хәл итү юллары, бакчачыларны борчыган төрле мәсьәләләр күтәрелде.

Тукай районы коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков 2025 елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм май аеннан башланып кара көзгәчә бара торган бакчачылык сезонында хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә тукталды.  

Шәһәр яны районы буларак, безнең җирлектә 115 бакчачылык ширкәте булып, 70 мең бакчачы исәптә тора. Шулар арасында үз бурычларына салкын караучы бакчачылар байтак. Тиешле вакытында взнос кертмәүчеләр, электр энергиясен кулланган өчен акча түләмәүчеләр дә, табигатькә һәм тирә-юньгә зыян салучылары да күп. Һәр кеше артыннан карап-тикшереп йөрергә кеше ресурслары җитәрлек түгел. Бу хакта Башкарма комитетның административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Константин Илюхин, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Илнар Мифтахов тәфсилләп сөйләделәр. 

Тукай районы прокуроры Руслан Галиев чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң бакчачылардан килгән шикаятьләр һәм сорауларны классификацияләп төпле киңәшләрен бирде.    

Бакчачылык ширкәтләре рәисләре үзләре карамагындагы бакчачылар белән тыгыз элемтәдә булып территорияләрдә тәртип, тынычлык-иминлекне саклау, бакчага килү юллары, электр челтәре хуҗалыгы, су һәм көнкүреш калдыклары объектларын урнаштыру буенча кулга-кул тотынып эшләргә тиеш булуларына басым ясады. 

Намуслы бакчачыларга тынычлап яшәргә һәм иркенләп эшләргә комачаулаучы тәртипсезләр, закон бозучылар өстеннән шикаятьләрнең күп булуын әйтте. Килеп туган проблемаларны хәл итү, борчыган сорауларга җавап табу өчен  бакчачыларның кемгә, кайда мөрәҗәгать итәргә тиешлекләрен аңлатты. 

Прокурор утырышта төп мәсьәлә – электр энергиясе өчен бурычларның күп булуына тукталып: «Без бу утырышта проблемаларны хәл итү өчен җыелдык. Республика буенча бакчачылык ширкәтләренең электр энергиясе буенча 43 млн. сум бурычы бар. Шуның 27 млн. сумы безнең районга туры килә. Шикаятьләрдән аңлашылганча, кайбер бакчачылык ширкәте рәисләре электр энергиясе өчен түләмәүчеләрне “акылга утыртам” дигән максат белән ширкәттәге барлык кешеләрнең утын сүндереп куялар. Бу – намуслы кешеләрнең хокукын тупас бозу. Сез бары тик бурычлы кешенең генә электр ноктасын сүндереп куя аласыз. Законнарны белү – сезнең бурыч. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Җыелган взносларның тиешле юнәлештә тотылмавы хакында килгән шикаятьләр байтак. Бакчачылык ширкәтләрендә барлык финанс эшләре, түләүләр рәсми исәп-хисапка күчереп башкарылырга тиеш. 

Бөтен кеше дә теге яки бу мәсьәләгә карата үзенең хокукларын  һәм хакларын, бурычларын белеп бетерми. Шуңа да район тормышын яктырта торган “Якты юл”  (“Светлый путь») газетасында бакчачыларны һәм рәисләрне кызыксындырган сораулар буенча “Сорау-җавап” рубрикасы ачып үзара аңлашып эшләү өчен күпер булдыра алабыз», – диде. 

Бакчачылык ширкәтләре рәисләре утырышта катнашучы вазифаи җитәкчеләргә, аеруча Тукай районы прокуроры Руслан Галиевка үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җаваплар алдылар.

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Маняпов: «Май башында бакчачылар сезонны башлый. Бүгенге форматтагы утырышларны еш уздырырбыз. Без диалогка һәрвакыт әзер», – диде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев