Автомәктәпләрдә практик дәресләр саны артачак
1 марттан автомәктәпләрдә укытуның яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Мәгариф министрлыгының яңа приказы нигезендә, теорияне дистанцион рәвештә өйрәнергә мөмкин булачак (төгәл таләпләрне үтәп), ә машина йөртү сәгатьләренең саны артачак.
«В» категориясенә (җиңел автомобильләр) укучылар өчен практик дәресләр саны арта. Хәзер практик дәресләр 38 сәгатькә исәпләнгән булса, 1 марттан сәгатьләр саны 42гә җитәчәк. Теориягә килгәндә, дистанцион уку мөмкинлеге булачак. Ләкин бу дәресне калдырырга мөмкин дигән сүз түгел. Программа белем бирүдә яңа технологияләр куллануны күз алдында тота. Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен электрон лекцияләр аша үзлегеннән генә өйрәнәчәк дигән сүз түгел бу. Һәр укучы сорау биреп, аңа җавап алачак. Класста (шул исәптән онлайн форматта) булу вакыты төгәл теркәләчәк. Рособрнадзорның төбәк органнары дәреснең барышын тикшерергә хокуклы. Кайбер автомәктәпләр кулланган иске алымнар — акча түләп, дискетлар яки видеоязмалар гына алып, аларны үзлекләреннән өйрәнеп имтихан тапшыру очраклары башка кабатланмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев