Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ауда иптәшен аткан Ивановны мәрхүмнең якыннары кичерде

Район судында узган көздә булган фаҗигага нокта куелды. 24 ноябрьдә Яңа поселогы ягында ауга чыгучыларның берсе, мылтыгын корганда, ялгышлык белән иптәшен атып үтергән иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ФГКУ 15 отряд башлыгы М. Ивановка карата РФ Җинаятьләр Кодексының 109 маддәсенең 1 кисәге буенча, саксызлык аркасында үтерүдә гаепләнеп, җинаять эше ачылды....

Район судында узган көздә булган фаҗигага нокта куелды. 24 ноябрьдә Яңа поселогы ягында ауга чыгучыларның берсе, мылтыгын корганда, ялгышлык белән иптәшен атып үтергән иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ФГКУ 15 отряд башлыгы М. Ивановка карата РФ Җинаятьләр Кодексының 109 маддәсенең 1 кисәге буенча, саксызлык аркасында үтерүдә гаепләнеп, җинаять эше ачылды. 5 февральдә район судында, якларның килешүе нәтиҗәсендә, әлеге эшнең туктатылуы турында карар кабул ителде. Фаҗигада гомере өзелгән И. Морозенконың якыннары үтерүчене кичерде, дип хәбәр итте район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов. Җинаятьтә гаепләнүче белән бу гаилә яхшы мөнәсәбәтләрдә булган, якыннарын фаҗигале төстә югалтканнан соң, ул зыян күрүчеләрдән гафу үтенгән, ярдәм итеп килгән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X