Бүген республикада +13˚градуска кадәр җылы көтелә
Бүген, апрельнең соңгы көнендә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

Көн дәвамында кайбер районнарда аз гына явым-төшем булуы ихтимал, ә төнлә исә яңгыр белән бергә юеш кар да яварга мөмкин. Бу яз ахырына хас һава торышы.
Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге 6–11 м/с тәшкил итәчәк. Төнлә аерым урыннарда җил көчәеп, 14 м/с кадәр җитүе ихтимал.
Температурада да яз холкы чагыла: төнлә һава температурасы -3…+2˚ градус тирәсендә булачак, ә көндез һава +8…+13˚ градуска кадәр җылыначак.
Н.Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев