Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Әҗмәкәйдә авыл ярминкәсе

Әби-бабайлардан калган традиция җанлана.

Элек-электән Әҗмәкәй авылында гөрләп ярминкәләр узган. «Сатучылар һәм алучылар атлар белән килә торган булганнар, аларның куна калган очраклары да булган», - дип яза Әнисә Әшрәпова «Әҗмәкәй - туган авылым» китабында. 2022 нче елда авылга, аның кешеләренә, тарихына хөрмәт йөзеннән бу чараны авыл халкы янәдән традициягә кертте. 
24 нче август көнне Үзәк урамының бик күңелле капка төпләрендә чираттагы ярминкә  узды. Татар халкының тырышлыгы, муллылыкка омтылуы шушы ярминкәдә чагылышын тапты. Узган елда кебек, бу елны да махсус хәрби операциясенә ярдәм җыю максат итеп алынды. Авыл халкы, балалар әйбер сатудан кергән акчаларын, шулай ук махсус акча тапшырыр өчен килгән кешеләр, карта аша тапшырган акчалар белән 24 150 сум акча җыелды. 
Бөтен авыл халкына сатучыларга, урын әзерләүчеләргә, сатып алучыларга, егетләр өчен акча килеп салучыларга мең рәхмәт! Шулай бердәм булып яшәргә язсын.
Бу акчалар махсус хәрби операциядәге егетләргә тапшырылачак.

Рәисә Әһлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев