Әҗмәкәйдә 650 йортка газ китерелде
Әҗмәкәй авыл җирлегендә көтеп алынган вакыйга булды: «Пятый элемент» поселогында 650 җир участогы чигенә кадәр газ китерелде. Поселокта яшәүчеләрнең хыялы тормышка ашты – газлаштыру программасы уңышлы гамәлгә ашырылды.
Газ челтәрләрен тоташтыру эшләрен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ башкарды. Хәзер 650 йорт хуҗасының газ челтәрләренә кушылу өчен техник мөмкинлеге бар. Зәкиевлар гаиләсе беренчеләрдән булып газга тоташтырылды. Гаилә башлыгы Илназ Зәкиев уй-кичерешләре белән уртаклашты:
– Моңа кадәр йортны электр энергиясе белән җылыттык, аена 25 000 сум тирәсе чыга иде. Хәзер якынча 5 000 сум түлибез. Аерма зур. Без бик канәгать.
Аның тормыш иптәше Эльмира ханым да сүзгә кушылды: «Йорт төзегәндә без электр котелын да, газ котелын да куйдырган идек - газ килер дип өметләндек. Менә бит теләгебез чынга ашты. Газ куштыргач, өйдә сизелерлек җылырак, сөенеп туя алмыйбыз. Ике кызыбыз бар, җылытудан янга калган акчаны аларның белеменә һәм сәяхәтләргә юнәлтергә планлаштырабыз, – диде ул.

Йорт хуҗалары белән сөләшеп торган арада мәртәбәле кунаклар да килеп җитте. Тантаналы рәвештә газ җибәрү чарасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Камил Нәҗмиев, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Айдар Таһиров катнаштылар.
– Әлеге вакыйга уңаеннан республикабызның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның сүзләре искә төште. Гатәттә, без кешегә ахирәткә күчкән вакытта урыны җәннәттә булсын дип әйтәбез. Минтимер Шәрипович “газлаштыру ул бит исән вакытта ук җәннәткә керү” – дип әйтә иде. Без шул буын балалары, авылда үскән вакытта, кичтән ятканда өй җылы була, иртән торганда тәрәзә төпләре бозланып каткан, ә өй суынып беткән була иде. Дерелдәп, калтырап уянасың. Газлаштыру программасы тәүлекнең 24 сәгатенә өйдә үзеңә нинди температура кирәк шул җылылыкны бирә торган программа. Илебез президенты Владимир Путинга рәхмәт. Аның инициативасы, аның күрсәтмәсе буенча газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла башлады. Әҗмәкәй авыл җирлегендәге шушы поселокка 175 миллион сум акча тотылды. Тукай районы көннән-көн киңәя. Программа дәвамлы булсын, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Районыбыз башлыгы Камил Нәҗмиев болай дип ассызыклады:
«Һәр авылның, һәр гаиләнең иминлеге — безнең төп бурычыбыз. Бүгенге көндә районда газлаштыру эше 96 процентка үтәлгән. Бу инфраструктураны үстерү, яшәү шартларын яхшырту һәм яшьләрне җәлеп итү өчен мөһим этәргеч булып тора. Районыбызның һәр йортында һәрвакыт җылы, якты булсын!
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов үз чыгышында халыкка болай дип мөрәҗәгать итте.
– Бүген чын бәйрәм – кешеләрнең йортларына кадәр «зәңгәр ягулык» килде. Газ белән тәэмин итүгә поселокта 122 килешү төзелде инде, барлыгы 650 участок хуҗасы челтәргә кушыла ала. Барыгызга да хезмәтләр өчен түләүләрне вакытында башкарырга, техник хезмәт күрсәтү турында онытмаска һәм, иң мөһиме, газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәвегезне телим. Шулай ук Кыска вакыт эчендә сыйфатлы эш башкарган төзүчеләргә, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен башкарган һәм хуҗалыкларга техник хезмәт күрсәтүне тәэмин итүче «Чаллыгаз» идарәсенә рәхмәтләремне белдерәм.
«Зәңгәр ягулык» авыл халкының тормыш-көнкүрешен генә җиңеләйтеп калмый, авылларның үсешенә дә яңа мөмкинлекләр ачачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев