Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Сколков:  «Шушы районда яшәп, аның газетасын укымауны күз алдына китерә алмыйм»

Редакциягә бер укучыбыз шалтыратты. «Мин газетаны күптәннән алдырам, – диде ул. – Элекке вакытларда сезнең беренче биттә татар шагыйре Габдулла Тукайның мәгълүм бер цитатасы языла иде. Шул юкка чыкты. Ә бит ул бик мәгънәле, гыйбрәтле сүзләр», – дип әлеге әңгәмәдәшебез шул газетаны хәтта алып килеп күрсәтә алам дип белдерде. Әлбәттә инде, аны редакциягә чакырдык.

Озак та үтмәде, 2007 елгы газетаны күтәреп, ул кабинетка да килеп керде. Иске Җирекле авылында яшәүче Александр Сколков дигән кеше булып чыкты ул.
– Мин рус милләтеннән булсам да, Габдулла Тукай иҗатын беләм, укыйм һәм бик яратам. Ә шушы «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!» – «Жизнь люби, люби народ, мир его, его стремленья!» сүзләре исә аеруча күңелгә якын, – диде Александр Максимович.
«Якты юл» («Светлый путь») газетасын күптәннән яздыра икән. Бервакыт, бик каты авырып, укый алмаган чаклары да булган.
– Аллага шөкер, хәзер укый алам. Әле 70 яшьтә булсам да, үз эшемне башларга дип йөрим. Бер урында гына утырып тора алмыйм. Белемем бар, идеяләрем бар, көчем бар, шуларны тормышка ашырасым килә. Ә җитәкчелек тарафыннан аңлау бар, – дип ул үзенең хакимияттә шушы сораулар белән берничә җитәкчедә кабул итүдә булуын да бәян итте.
– Рус милләтеннән булсагыз да, татарлар арасында яшәгәч, татар телен аңлыйсызмы? – дип сорыйм Александр Максимовичтан.
– Мин бик озак Актанышта эшләдем. Андагы татарлар минем белән «почти» татарча сөйләшәләр иде. Шулай итеп мин татар телен аңлый башладым. Тик диалектлар нык аерыла икән. Менә Тукай районында татарларны аңлый алмыйм. Ипи сүзен генә алсак та, аны бит төрле якта төрлечә әйтәләр, – диде ул.
2018 елның II яртыеллыгына инде Александр Сколков газетага язылып куйган.
– Шушы районда яшәп шушы районның газетасын укымауны мин күз алдына китерә алмыйм. Шуңа күрә моңа кадәр дә яздырдым, моннан соң да яздырам, – дип, ул башка тукайлыларга да газетаның абунәчеләре сафына басарга киңәш итте.

2018 елның икенче яртысына язылу дәвам итә. Бүгенгә 2 меңгә якын абунәчебез бар инде. 
Исегезгә төшерәбез, район басмасын өйгә яздыру 672 сум, оешмаларга 762 сум тәшкил итә. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына да язылырга мөмкин. 
Ул абунәчеләр өчен 555 сум булачак. Шулай ук редакция аша язылырга да була, бәя 400 сум гына тәшкил итә. 
Ләкин ул вакытта газетаны редакциядән килеп алырга туры киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якты юл