Александр Лапин Татарстанда СВОда катнашучыларга ярдәм итү юнәлешен җитәкләячәк
Яңалыклар

Александр Лапин Татарстанда СВОда катнашучыларга ярдәм итү юнәлешен җитәкләячәк

Татарстан Хөкүмәте структурасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк аерым бүлекчә булдырылачак. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына Юлламасы вакытында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге юнәлеш өчен Хөкүмәт составында махсус структура булдыру турында карар кабул ителгән. Яңа эшне Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин җитәкләячәк. Ул Татарстан Республикасы вице-премьеры вазифасында әлеге юнәлешне координацияләячәк.

Рөстәм Миңнеханов хәрбиләр өчен ышанычлы тылның мөһимлеген дә билгеләп үтте. Аның фикеренчә, һәр хәрбигә дәүләт ярдәме һәм яклавына ышаныч кирәк.

Яңа бүлекчә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне координацияләүгә юнәлтеләчәк.


Нет комментариев