Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» V Бөтенроссия турниры узды

Алабугада традицион җәядән ук ату буенча “Туган Батыр” V Бөтенроссия турниры узды. Традиция буенча ярышлар Татарстанның иң танылган тарихи һәйкәлләренең берсе булган Алабуга шәһәрчегендә оештырылды. Аның территориясендә X гасырга караган уникаль архитектура объекты – борынгы Болгар мәчетенең бер өлеше сакланып калган.

«Туган батыр» турниры – җәядән ук атуны, Россия халыкларының тарихи мирасын һәм милли мәдәни традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән уникаль спорт-мәдәният проекты. Ярышлар беренче тапкыр 2022 елда уздырылды.

 

Турнирның исеме дә очраклы сайлап алынмаган: «Туган батыр» – шул ук исемдәге зур милли мәдәни проектның персонажы, батырлыкны, рухи көчне һәм төгәллекне гәүдәләндерүче яңа татар каһарманы-яклаучы образы. Турнир ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән укчыларны берләштерә: аларга үз осталыкларын күрсәтергә, бай тарихи-мәдәни мирас белән тынышырга һәм иң көчле ук атучыларын ачыкларга мөмкинлек бирә.

 

Ярышларда Татарстаннан, Башкортостаннан, Әстерхан һәм Ульяновск өлкәләреннән, Төркиядән ук ату тәҗрибәсе һәм күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, 10-15 яшьлек яшүсмерләр катнашты, соңгылары өчен аерым ярышлар да каралган иде. Укчыларның тарихи милли киемнәрдән булуы һәм үзенең традицион җәясен, укларын һәм ук салу җайланмасын алып килүе шарт итеп куелды.

 

Чыганак һәм фото: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев