28 сентябрьдә Татарстанда көндез +23°ка кадәр җылытачак
Яңалыклар

28 сентябрьдә Татарстанда көндез +23°ка кадәр җылытачак

28 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булмаячак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометүзәге хәбәр итә.

Иртән аерым районнарда томан төшәргә мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 3–8 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +2…+7°, республиканың көнбатышында +12°ка кадәр булачак. Көндез һава +18…+23°ка кадәр җылыначак.


Нет комментариев