2027 елда россиялеләрне 11 көнлек Яңа ел каникуллары көтә.
Узган ел белән чагыштырганда, кышкы яллар бер көнгә кыскарак булачак. Бу хакта РИА Новостига «Знание» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева хәбәр иткән.
Белгеч аңлатуынча, 2026 елда Яңа ел каникуллары 12 көн дәвам иткән — 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр. 2027 елда исә ял итү чоры 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Шул ук вакытта гыйнвардагы ял һәм бәйрәм көннәренең гомуми саны узган елдагы күрсәткеч белән бер дәрәҗәдә калачак.
Нет комментариев