15 апрельгә һава торышы фаразы
Апрель уртасында табигать безне язгы кәеф белән сөендерүен дәвам итәчәк, әмма бераз үзгәрешләр булмый калмас. Чәршәмбе, 15 апрельдә, республикада болытлы, әмма аязучан һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Төнлә кайбер урыннарда аз гына яңгыр явып үтсә дә, көндез инде зонтиклар кирәк булмас — явым-төшемнәр көтелми. Һава торышын төньяк-көнчыгыш җил билгеләячәк, аның тизлеге 6–11 м/с булачак. Синоптиклар кисәтүенчә, аерым районнарда җил кискен көчәеп, 15–18 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
Яз җылысы әле ныклап кереп урнашмаганын төнге температура күрсәтеп тора. Ул +2…+7 °C ка кадәр генә күтәреләчәк. Көндез исә термометр күрсәткечләре +11…+16 °C тирәсенә җитәчәк.
Н.Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев