Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Тукай районында МХОдан кайткан хәрбиләргә җәмгыятькә җайлашу һәм ярдәм күрсәтү эше оештырыла

ТР Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин: «700 меңнән артык ир-егетләребез махсус хәрби операция барган җирдә илебез, милләтебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен яклау өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның (кайнар нокталарда, хәрби бәрелешләрдә булганнар өчен) туган илебезгә әйләнеп кайтканнан соң адаптацияләү һәм эшкә урнаштыру системасын алдан ук булдырырга тиешбез», – диде хөкүмәт утырышында.


 Бу эш, ягъни адаптацияләү спорты, хәрбиләрнең сәламәтлеген кайгырту профильле структуралар һәм МХОда катнашучыларны яклау фонды белән берлектә алып барыла. Бу эш «Ватанны саклаучылар» фонды белән Татарстан Республикасы Рәисе күрсәтмәсе буенча уңышлы тормышка ашырыла.

Тукай районында махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләрнең сәламәтлеген ныгыту, адаптацияләү эшләрен «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының ТР буенча социаль координаторлары Айгөл Шабакаева һәм  Эдуард Тарзимин күз уңында тоталар. 

Эдуард Әлфәт улы Тарзимин контракт буенча махсус хәрби операция зонасында ике ел хезмәт итеп кайткан. 

Эдуард Тарзимин тумышы белән Башкортстанның Чишмә районыннан. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач Уфада Россия Эчке эшләр министрлыгы юридик институтында укып юрист белгечлеге ала. Аннары Иркутскийда ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Актаныш районында һөнәри юнәлеше буенча  хезмәт куя. Яр Чаллы шәһәренә күченеп килгәч гомуми практика юристы булып эшли. 

«Илне саклау – ир-егетләрнең намус эше. Үз бурычымны чын күңелдән үтәдем. Билгеле булганча, хәрби бәрелешләр булган урында, кайнар нокталарда яралану, үлемнәр була. 2023 нче елның 31 нче августында каты яраландым һәм хәрби госпитальдә дәваландым. Аннан соң да әле озак вакытлар реабилитация үттем.

Хәрби хезмәттән сәламәтлегем торышы буенча демобилизацияләндем. Монда кайткач Яр Чаллы «Ветеран» госпиталендә, Казан шәһәренең «Возрождение» реабилитация үзәгендә реабилитация үттем. 

Бүгенгесе көндә батыр ир-егетләребезнең сәламәтлеген саклау, адаптацияләү һәм эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтү буенча кулымнан килгәнчә хезмәт куям. 

Шунысын да әйтергә кирәк, безгә – ветераннарга адаптацияләү спорты белән шөгыльләнү өчен Яр Чаллыда сугыш ветераннары госпиталендә, Казанда «Возрождение»дә барлык уңайлыклар тудырылган. Анда эшләүче хезмәткәрләр ачык йөз белән каршы алалар, үз вазыйфаларын намус белән башкаралар. Шушы көннәрдә «Ветеран» госпиталендә йөреп сәламәтлегемне ныгыттым. Барысына да рәхмәт», – ди Эдуард Тарзимин. 


А. Шабакаева фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев