Гагарин шоферы
Тырыш, уңган кешеләр тормышта уңышка ирешми каламы соң? Әнә, Теләнче-Тамак авылыннан Гариф Сәйфиев! Хәрби хезмәттә чагында Юрий Гагаринның үзен йөрткән.

Ятим үскән авыл малае галәмгә беренче булып юл яручы легендар шәхес күңелен һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкаруы һәм намуслы булуы белән яулый. Шуңа да беренче шоферы итеп нәкъ менә гади бер татар егетен сайлый Юрий Алексеевич…
Гариф бәләкәйдән кул арасыны кереп үсә. Әнисе сыман эшчән, башкаларга карата мәрхәмәтле, тыйнак. Әбисе сугыштан соңгы елларда халыктан сөт җыя һәм аны май заводына илтә. Ә андагы чиратның бетеп торганы юк. Күрше авылныкылар да сөтләрен Теләнче Тамакка китерә. Төп тарту көче – ат. Гариф таң беленә башлау белән йокысыннан торып ат абзарына китә. Әбисе эшләрен бетергәнче атны җигеп тә куя. …
Ятим бала моңлы була диюләре хактыр: матур җырлый,үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә.…
Егерме яшьлек егетне 1962 елны Мәскәү янындагы космонавтлар әзерли торган үзәккә җибәрәләр. Монда күп кенә татар егетләре хезмәт итә. Гариф, башка шоферлар кебек үк, космонавтларга хезмәт күрсәтә. Аларга кая барырга кирәк – шунда илтә, Мәскәүгә генә түгел, тирә-юньдәге шәһәрләргә дә еш сәфәр чыгарга туры килә. Шушы чорда Ю.Гагарин, Г.Титов, А.Николаев, П.Попович, В.Быковский, В.Терешкова белән таныша, аларны илтә, кайтарып куя. Тәртипле, тыңлаучан һәм тырыш татар егетен космонавтлар яраталар, үз итәләр. 1964 елның апрелендә хәрби частька ялтырап торган алты кара төстәге “Волга” кайта. Шуларның берсе – Юрий Гагаринга. Теләгәнен сайлап алырга куша Гарифка. Шуннан инде якташыбыз аның беренче шоферы булып китә.…
Рәис Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев