Волейбол ярышларында Тукай районы Теләнче Тамак авыл кызларына тиңнәр булмады
Сосновый Бор поселогының спорт залында волейбол ярышлары буенча район кубогына чемпионат үткәрелде. Ул авыл җирлекләрендәге, районның оешма һәм предприятиеләрендә хезмәт итүче хатын-кызлар командалары арасында узды. Ярышлар киеренке төстә барды. Нәтиҗәдә беренчелекне Теләнче Тамак авыл җирлеге командасы яулап алды. Икенче урын Мәләкәс авыл җирлеге хатын-кызларына бирелде. Өченче урында исә район башкарма...
Сосновый Бор поселогының спорт залында волейбол ярышлары буенча район кубогына чемпионат үткәрелде. Ул авыл җирлекләрендәге, районның оешма һәм предприятиеләрендә хезмәт итүче хатын-кызлар командалары арасында узды. Ярышлар киеренке төстә барды. Нәтиҗәдә беренчелекне Теләнче Тамак авыл җирлеге командасы яулап алды. Икенче урын Мәләкәс авыл җирлеге хатын-кызларына бирелде. Өченче урында исә район башкарма комитеты хатын-кызлары калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев