Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукайлылар ату спортында көч сынашты

Яңа поселогында I кышкы ГТО фестивале кысаларында ату спорты буенча Тукай районы чемпионаты һәм шәхси-команда беренчелеге булып узды. Анда мәктәп, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмаларның җыелма командалары катнашты. Нәтиҗәдә мәктәп укучылары арасында шәхси беренчелеккә (кызлар) I урынга Бордыдан Наталия Утяшова лаек булды. II һәм III урыннарда Мәләкәс авылыннан Валерия Михайлова...

Яңа поселогында I кышкы ГТО фестивале кысаларында ату спорты буенча Тукай районы чемпионаты һәм шәхси-команда беренчелеге булып узды. Анда мәктәп, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмаларның җыелма командалары катнашты.

Нәтиҗәдә мәктәп укучылары арасында шәхси беренчелеккә (кызлар) I урынга Бордыдан Наталия Утяшова лаек булды. II һәм III урыннарда Мәләкәс авылыннан Валерия Михайлова һәм Бикләннән Алинә Хәсәнова калды. Егетләр арасында I урында - Алмаз Шәрәфиев, II урында - Рәмзил Фәхертдинов, III урында - Данил Пантелеев, барысы да Сәмәкәйдән.

Оешмалар арасында шәхси беренчелектә (хатын-кызлар) Иске Абдулдан Зөһрә Харисовага, Кече Шилнә авылыннан Лилия Садриевага һәм «Татарстан» совхозы поселогыннан Людмила Беловага тиңнәр булмады. Ир-атлар арасында беренче өчлек түбәндәгечә билгеләнде: I урын - Бәткедән Фатыйх Галәветдинов, II урын - Сәмәкәй авылыннан Илназ Гарифуллин, III урын - Ришат Харисов.

Авыл җирлекләре арасында беренче урын Иске Абдул авылына бирелде. Икенче һәм өченче урыннарда Кнәз белән Әҗмәкәй авыл җирлекләре калды.

Командалар арасында I урынга Сәмәкәй мәктәбе лаек дип табылды. II урын - Мәләкәс, ә III урын Биклән мәктәбенә бирелде.

Ярышларда барлыгы 189 кеше катнашты. Призлы урыннар алучы спортчылар һәм командалар медаль-грамоталар белән бүләкләнде. Җиңүче командага исә кубок тапшырылды.

Полиатлон буенча иң-иңнәр билгеләнде

Яңа поселогында полиатлон буенча район ярышлары үтте. Егетләр үз көчләрен 3 километрга чаңгыда йөрү, тартылу, пневматик винтовкадан ату кебек спорт чараларында сынап карады. Кызлар исә шулай ук 3 километрга чаңгыда йөрү, гәүдәне күтәрү, пневматик винтовкадан атуда ярышты. Барысы бергә ярышларда районның 15 мәктәбеннән 60тан артык кызлар-егетләр катнашты.

Шәхси беренчелектә беренче урынга Кече Шилнәдән Динара Шаһивәлиева һәм Яңа поселогыннан Артем Абрамов лаек дип табылды. Икенче урын Кнәздән Элиза Шәмсиевага һәм Сәмәкәй авылыннан Айнур Фәсхетдиновка бирелде. Өченче урында Яңа поселогыннан Ранэля Сәйфетдинова, Күзкәй авылыннан Тәлгать Шәфигуллин калды. Командалар арасында Яңа поселогының беренче төркем спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннар Кнәз белән Калмаш мәктәпләренә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев