Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай районында ГТО нормаларын үтәүчеләр бүләкләнде

Җиде райондаш «Хезмәткә һәм илне сакларга әзер» дип аталган бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең Зәй районында үткән зона этабында катнашты. Алар арасыннан призлы урыннарны алучыларга хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты физкультура, спорт һәм туризм идарәсенең Почет грамоталары бирелде. Мәктәп укучылары - Яңа Бүләктән Әмир Мингалиев 2нче...

Җиде райондаш «Хезмәткә һәм илне сакларга әзер» дип аталган бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең Зәй районында үткән зона этабында катнашты. Алар арасыннан призлы урыннарны алучыларга хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты физкультура, спорт һәм туризм идарәсенең Почет грамоталары бирелде. Мәктәп укучылары - Яңа Бүләктән Әмир Мингалиев 2нче урынга,

Кече Шилнәдән Тимур Халиев 3нче урынга,

Иске Дөрештән Рәмзил Хәлиуллин 3нче урынга лаек булды.

Югары Суыксудан пенсионер Фирдәвес Шәемов зона этабыннан шулай ук җиңү белән - үз яшь категориясендә 2нче урынны алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев