Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Тукай районы муниципаль хезмәткәрләре өстәл теннисы буенча сынатмады

Кукмарада узган Спартакиада ярышларында район командасы көчле уен күрсәтеп, призлы урыннар өчен лаеклы көрәш алып барды.

Кукмарада муниципаль хезмәткәрләр арасында уздырылучы Спартакиаданың чираттагы спорт төре — өстәл теннисы буенча узды. Әлеге турнирда Тукай районы данын башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары Динис Вәлиуллин, Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Алсу Васильева һәм Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Артур Зарипов яклады.

Ярышлар барышында безнекеләр югары осталык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Команда составындагы җитәкчеләрнең үз үрнәкләрендә спортны пропагандалавы — район өчен зур горурлык. Татарстанның төрле районнарыннан килгән көчле көндәшләр белән уенда безнең спортчылар сынатмады, нәтиҗәле уен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев