Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ТРның 10 командасы Тукай районында җәяүле туризм буенча көч сынашты

Агымдагы ел башында Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XIV авыл Спартакиадасы башланды. Программага барлыгы 11 спорт төре кертелгән. Алар ел дәвамында җөмһүриятебезнең төрле районнарында ТР Чемпионаты кысаларында уздырыла. Җәяүле дистанцияләрдә спорт туризмы исә, инде икенче ел рәттән, Тукай районында үткәрелде.

Тукай, Теләче, Яшел Үзән, Саба, Әлмәт, Азнакай, Зәй, Спас, Түбән Кама, Алексеевск - барлыгы 10 районнан килгән командалар Яңа поселогы урманында көч сынашты. Чемпионатны ачу тантанасында спортчы яшьләрне район башлыгы исеменнән аның урынбасары Рөстәм Закиров сәламләде һәм һәммәсенә дә спорт өлкәсендә уңышлар теләде.

Ярышларда һәр командада 17 яшьтән өлкәнрәк авыл яшьләре катнашты. Тукай районын Иске Абдулдан Илсаф Мәүләвиев, Лилия Минһаҗева, «Татарстан» совхозы поселогыннан Гүзәл Миңнәхмәтова, Шилнәбаш авылыннан Геннадий Бураев һәм Яңа поселогыннан Айгөл Нуретдинова белән Айрат Гәрәев тәкъдим итте.

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев әйткәнчә, спортчылар узарга тиешле трасса җиңелләрдән түгел иде, былтыргыга караганда авыррак. Тик спортчылар зур әзерлек белән килгән һәм берсе дә дистанция узуда сынатмаган. Шулай да һәр ярышта җиңүләр дә, җиңелүләр дә була. Узган ел Чемпионатта Тукай районы IV урында булса, быел безнекеләр II урынны яулаган. Команда беренчелегендә - Теләче районы. Өченче урында - Яшел Үзән командасы.

Чемпионат барышында җиңүчеләр шәхси күрсәткечләр буенча да билгеләнде. Җәяүле дистанциядә Айрат Гәрәев II урынны яулады, Илсаф Мәүләвиев - III урында. Кызлар арасында Гүзәл Миңнәхмәтова 6нчы күрсәткечтә.

Авыл Спартакиадасын оештыручылар Тукай районында узган Чемпионат әзерлеген югары бәяләде, дип белдерде Илнур Рәкыйпович. Тукай районы спортчылары да ярышларга физик яктан гына түгел, туризм буенча да яхшы әзерлектә булган.

- Спортчыларыбызда җәяүле туризм өчен кирәкле булган барлык әсбаплар да тулы күләмдә. Без аларны елдан-ел яхшыртып, тулыландырып торабыз, шуңа күрә республика күләмендә уздырыла торган ярышларда алдынгы нәтиҗәләргә ирешәбез, - диде Илнур Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев