Район егетләре хәрби хезмәткә әзер
Күптән түгел Биклән авылының спорт мәйданчыгында хәрби-гамәли уен төрләре буенча спартакиада булып үтте. Анда 2016 елның көзендә хәрби хезмәткә алынучы һәм алыначак егетләр катнашты. Егетләр граната ату, противогазлар киеп 400 метрга йөгерү, тартылу, Калашников автоматын сүтеп-җыю, 16 килограммлы герне күтәрү буенча бер-берсе белән көч сынашты. Спартакиадада башлыча Шилнәбаш, Новотроицкое, Борды...
Күптән түгел Биклән авылының спорт мәйданчыгында хәрби-гамәли уен төрләре буенча спартакиада булып үтте. Анда 2016 елның көзендә хәрби хезмәткә алынучы һәм алыначак егетләр катнашты. Егетләр граната ату, противогазлар киеп 400 метрга йөгерү, тартылу, Калашников автоматын сүтеп-җыю, 16 килограммлы герне күтәрү буенча бер-берсе белән көч сынашты. Спартакиадада башлыча Шилнәбаш, Новотроицкое, Борды авылларыннан, шулай ук Круглое Поле белән Комсомолец поселокларыннан яшүсмерләр катнашты. Шәхси беренчелектә җиңү яулаган егетләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде, дип хәбәр иттеләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

|
Хәрби-гамәли уен төрләре |
I урын |
II урын |
III урын |
|
Граната ату |
Евгений Левашов (Бурды) |
Владимир Мешавкин (Комсомолец) |
Михаил Ковалевский (Шилнәбаш) |
|
Тартылу |
Эдгар Гыйльманов |
Давид Кутдусов |
Михаил Ковалевский (Шилнәбаш) |
|
Противогазлар киеп 400 метрга йөгерү |
Роберт Гинятуллин (Новотроицкое) |
Евгений Левашов (Борды) |
Данил Гыйниятуллин |
|
Калашников автоматын сүтеп-җыю |
Роберт Гинятуллин (Новотроицкое) |
Евгений Левашов (Борды) |
Дмитрий Беспалов (Шилнәбаш) |
|
16 килограммлы герне күтәрү |
Роберт Гинятуллин (Новотроицкое) |
Владимир Мешавкин (Комсомолец) |
Руслан Артемьев (Борды) |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев