Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мусабай-Завод авылы кызы Диана Хамедова янәдән беренче

21-22 гыйнвар көннәрендә Лениногорск шәһәрендә җиңел атлетика буенча республикакүләм балалар ярышлары уздырылды. Анда республиканың төрле төбәкләреннән, шулай ук Түбән Новгород, Саранск һ.б. шәһәрләрдән булган 2003-2004 елгы яшүсмерләр катнашты. Спортчылар 60 метрга йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, ядрә ыргыту кебек ярышларда үз көчләрен сынап карады. - Ядрә ыргыту буенча Мусабай-Завод авылы...

21-22 гыйнвар көннәрендә Лениногорск шәһәрендә җиңел атлетика буенча республикакүләм балалар ярышлары уздырылды. Анда республиканың төрле төбәкләреннән, шулай ук Түбән Новгород, Саранск һ.б. шәһәрләрдән булган 2003-2004 елгы яшүсмерләр катнашты. Спортчылар 60 метрга йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, ядрә ыргыту кебек ярышларда үз көчләрен сынап карады.

- Ядрә ыргыту буенча Мусабай-Завод авылы кызы Диана Хамедовага тиңнәр булмады. Барысы бергә әлеге ярышта 78 кеше катнашты. Шулар арасыннан, ядрәне 9 метр 39 сантиметрга ыргытып, Диана беренчелеккә чыкты, - диде безгә кызның тренеры Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре Гаяз Бакусев. - Дианага 13 яшь, ул Мусабай-Завод авылының 7нче сыйныфында белем ала. Тренировкаларга бик теләп йөри, шунысы сөендерә. Моннан тыш мәктәптә дә тырышып укый. Без аның белән бергә 2 елга якын шөгыльләнәбез. Әйе, кыз бала өчен ядрә ыргыту бик авыр шөгыль. Тик ул бер дә зарланмый, ә, киресенчә, җиңүләре аңа яңадан-яңа биек үрләр яуларга ярдәм итә. Диана үз өстендә күп эшли. Бик өметле спортчы кыз булачак, Алла теләсә. Тренировкаларыбыз атнасына 5 тапкыр, якшәмбе көннәрендә Чаллының «Яр Чаллы» спорт комплексына киләбез, шунда шөгыльләнәбез. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә үткәреләчәк җиңел атлетика буенча бөтенсоюз ярышларына әзерләнәбез, - дип сөйләде безгә редакциябезгә килгән тренер Гаяз Зариф улы.

Без исә, үз чиратыбызга, Дианага да, аның тренерына да яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу һәм башка материалларны сез «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтыннан (http://www.tukai-rt.ru/), «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркеменнән (http://vk.com/club54482574) һәм рәсми «бите»ннән (https://vk.com/id244993453) укый аласыз. Шунда ук чаралардан фоторепортажлар да урнаштырылган. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев