Кнәз яшьләре өстәл теннисында көч сынашты
Кнәз авылы мәдәният йортында авыл җирлеге яшьләре өстәл теннисы буенча үзләренең көчләрен сынады. Ярышта Рияз Хаҗиев, Илназ Гайнетдинов, Артем Селянин, Рафаэль Биктаһиров, Никита Капитонов, Роман Пожилов, Татьяна Багаева, Виктор Иманов катнашты.
Спорт бәйгесе оештыручылары катнашучылар составының бик көчле булуын билгеләп үтте. Үҗәтлек һәм кызыксыну белән узган турнирда спортчылар үзләренең көчле характерларын, елгыр-җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәтә алды.
Катнашучылар югары физик әзерлек белән килгәннәр. Теннис өстәлендә әле болай, әле тегеләй бөтерелүче кечкенә шарга мизгел эчендә кирәкле хәрәкәт ясап, спортчылар үз көчләренә ышанычларын, билгеләп куелган планны тормышка ашыруда осталыкларын күрсәтте.
Нәтиҗәдә, җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: I урын - Рияз Хаҗиев, II урын - Илназ Гайнетдинов, III урын - Татьяна Багаева.
Җанатарлар өстәл теннисы уены осталарын көчле кул чабулар белән алкышлады. Әлбәттә инде, дипломнар, бүләкләр дә булды. Шулай да спорт бәйрәменең иң кадерлесе - ул яхшы җәйге кәеф, уңай эмоцияләр. Афәрин, яшьләребез! Спорт - ул тормыш чыганагы!
Шушындый мөмкинлекне бүләк иткән өчен авыл җирлеге яшьләре Таһир Хөрмәтуллинга чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Мәдәният йортына һәр көнне теләгән кеше килеп, вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрә, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев