Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанда «яшел дерби»: табигать тә саташты

Казанда «яшел дерби»: табигать тә саташты фото: Ильнар ТУХБАТОВ, ak-bars.ru Казан күрде, чират Уфага җитте - «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» командалары арасындагы Гагарин кубогы өчен көрәш Башкортстан башкаласында дәвам итәчәк. Әле бу финал, ярымфинал, хәтта чирекфинал да түгел, бары тик Көнчыгыш конференциянең 1/4 финал раунды - плей-оффның беренче этабы...

Казанда «яшел дерби»: табигать тә саташты

фото: Ильнар ТУХБАТОВ, ak-bars.ru

Казан күрде, чират Уфага җитте - «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» командалары арасындагы Гагарин кубогы өчен көрәш Башкортстан башкаласында дәвам итәчәк. Әле бу финал, ярымфинал, хәтта чирекфинал да түгел, бары тик Көнчыгыш конференциянең 1/4 финал раунды - плей-оффның беренче этабы гына, ә сериягә игътибар шулкадәр зур. Башкача була да алмый: «яшел дерби», диләр бу каршылыкны. Хәтта табигать тә саташты бугай: Гагарин кубогының финалы җиткәндә генә була торган март-апрель һава торышын февральдә үк бүләк итте...


ТРЕНЕРЛАР КАРШЫЛЫГЫ


«Захаркин - Билалетдинов каршылыгымы? Мин бу хакта уйламыйм», - дип белдергән иде «Ак Барс» командасының баш тренеры плей-оффка ике көн кала журналистлар белән очрашкан вакытта.


Остазлар үзара каршылык турында уйламыйдыр да, бәлки, әмма әлеге җавапның артында бөтенләй икенче мәгънә ята. Быелгы плей-офф нәтиҗәсе ике тренерның да язмышын хәл итәргә мөмкин. Моңа кадәр Вячеслав Быков канаты астында эшләгән Игорь Захаркин «Салават Юлаев»ны җитәкләү белән аның «ялгызы» гына ниндидер нәтиҗәгә ирешә алуына шик белән караучылар күп булды. Ләкин, ничек кенә булмасын, узган сезонда ул җитәкләгән команда Көнчыгыш конференциянең финалына кадәр барып җитә алды. Нәкъ менә алар «Ак Барс»ны плей-оффның беренче раундында ук Гагарин кубогы өчен көрәштән бәреп төшерде.


Ә быел Игорь Захаркинның хәле инде башкачарак - «Салават Юлаев» даими чемпионатта гаять уңышсыз чыгыш ясавы белән тарихка кереп калды. Хәтта плей-оффка да юлламаны чемпионат төгәлләнергә ике тур кала гына яулады ул. Инде хәзер беренче раундта ук «Ак Барс»ка да оттырсамы? Андый очракта киләсе сезонда Уфа командасын башка остаз җитәкләвендә күрүебез дә ихтимал.


Җиңелү ихтималы «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновның да Казандагы карьерасын шик астына куя. Быел - аның килешүендәге соңгы ел. Команданың начар чыгышы, гомумән, соңгысы да булырга мөмкин. Шуңа да Билалетдинов Захаркин белән түгел, ә үз-үзе белән көрәшә кебек.


ИКЕНЧЕ ҖИҢҮ


Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында «Салават Юлаев» командасын отты. Беренче матчтагы кебек үк кичәге уен да 2:1 исәбе белән төгәлләнде.
Казанда 0,2 секунд кала яуланган беренче матчтагы җиңүдән соң, икенче уен тагын да күбрәк тамашачы җыйды - «Татнефть Арена» боз сараендагы матчны 24 февраль кичендә 8890 кеше тамаша кылды. Хәтерләсәгез, беренче уенны трибунада 7202 тамашачы караган иде.


...Казан командасы беренче период азагына таба күплектә уйнаудан оста файдаланып, исәпне ачты. Гол авторы - Федор Малыхин. Кунаклар әлеге голның дөреслегенә карата дәгъва белдереп караса да, мизгелне видео аша кабат караганнан соң, хөкемдарлар үз карарын үзгәрешсез калдырды - 1:0.


Икенче периодта «Ак Барс» уен җебен тулысынча үз кулына алырга тырышты, гол кертерлек мөмкинлекләре дә булды, әмма исәп үзгәрешсез калды. Ә өченче период башында Михаил Глухов керткән гол исәп аермасын ике алкага җиткерде.
«Салават Юлаев» бер алка белән генә җавап бирерлек көч тапты - 2:1.


Хоккей. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция. 1/4 финал раунды. 2 нче матч. «Ак Барс» (Казан) - «Салават Юлаев» (Уфа) - 2:1 (1:0, 0:0, 1:1)
1:0 Малыхин (Варнаков, 15:16, күплектә).
2:0 Глухов (Ткачёв, 41:07).
2:1 Лисин (51:57).
Капкачылар: Гарипов - Сведберг
Сериядә исәп: 2-0 (2:1, 2:1).


КАПКАЧЫ НЫГЫЙ


Бу сезонда «Ак Барс» капкачысы Эмиль Гарипов хаклы рәвештә төп капкачы исемен яулады. Үзара көндәшлектә Казан егете Станислав Галимовтан өстен чыкты. «Эмильгә тулысынча ышанабыз. Барысы да көн кебек ачык - плей-оффта ул төп капкачы булачак», - дигән иде Зиннәтулла Билалетдинов уен алдыннан. Шулай булып чыкты да - Казандагы ике уенда Эмильнең ялгышуларсыз диярлек уенын күрдек. Шулай да, капкасын «коры» калдыру насыйп булмады үзенә.


- Кәеф кырылмады, моңа ияләндем инде. Бу яктан психикам тимергә тиң. Сезон дәвамында шуңа әзерләндем, - диде Эмиль уеннан соң. - Плей-оффта үз-үземне ышанычлы тота башладым, дисезме? Ничек уйнадым, шулай дәвам итәм. Кайвакыт уңыш та читләп узадыр. Бу - плей-офф. Һәр уенчы үз-үзен корбан итәргә әзер. Барыбыз да бердәм, хәтта уенчылар алка капкага барып җитмәсен өчен йөзләре белән дә бозга ятарга мөмкин. Барыбыз да җиңәргә тели.


...Бу урында Эмиль Гарипов өчен сөенергә генә кирәк: Казан хоккей мәктәбе аша узган капкачы, ниһаять, үзенең беренче номерлы уенчы булуын исбатлый алды. Ә бит ул әлеге өстенлеккә биш-алты ел башка капкачылар күләгәсендә калып килгәннән соң иреште. Инде хәзер шул өстенлеге командага уңышлар гына китерүен телисе кала.


ОСТАЗЛАР СҮЗЕ


«Ак Барс» хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов «Салават Юлаев» клубына каршы икенче уеннан соң үз бәясен бирде.


«Командалар нәтиҗә өчен көрәшә. Серия дәвам итә. Команда тырыша, кулдан килгәннең барысын да эшли - нәтиҗә өчен уйный. Соңгы минутларда гол керттерү, дисезме? Бу бит уен Плей-оффта төрле хәл булырга мөмкин, гол да керттерәсең. Бу команданың җиңел сулап кую нәтиҗәсе түгел» , - диде Билалетдинов.


Казан командасы остазы беренче уеннан соң составта булган үзгәрешләргә дә үз аңлатмасын бирде.


«Денис Хлыстов бүген яхшы уен күрсәтте. Ә Андрей Поповка карата беренче уеннан соң сораулар туды, шуңа да аны алмаштырдык» , - диде ул.


Ә «Салават Юлаев» хоккей командасы баш тренеры Игорь Захаркинның кәефе башкачарак иде. Ул «Ак Барс» клубына ни өчен оттыруларын аңлатырга тырышты.


«Кунактагы уеннарда, кызганыч, оттырдык. Очколар туплый алмадык, ни өчен шулай булганын, уйлавымча, аңладык. Нәтиҗәләр чыгарырбыз», - диде Захаркин.


Бу урында моңа кадәр Игорь Захаркинның, «Ак Барс»ны тулысынча өйрәндек, дигән сүзләре искә төшә. Бүген «Ак Барс» аны һәм командасын ничек шаккатырган соң?


«Ак Барс» безне шаккатырмады. Шулай да, аларга исәпне ачарга мөмкинлек тудырдык. Казан командасы соңгы вакытта уенына сизелерлек үзгәрешләр кертте. Матч дәвамында азактагы кебек кызу уен күрсәтеп булмады - «Ак Барс» комачау итте», - диде Игорь Захаркин.

САННАРГА КҮЗ САЛЫЙК

...Гагарин кубогы өчен көрәштә алтынчы мәртәбә «яшел дерби»ны тамаша кылабыз. Казан клубы әлеге көндәшен конференциянең чирекфиналында (2011/12, серия исәбе - 4-2), ярымфиналда (2012/13, 4-3) һәм «көнчыгыш»ның финалында (2009/10, 4-2) откан иде. Ә 2010-2011 елгы сезонда «Салават Юлаев» конференция ярымфиналында (4-1) уңышка иреште. Моннан тыш, узган сезонның беренче раунды да хәтердә - 7 матчка сузылган серия Уфа хоккейчыларының өстенлеге белән төгәлләнгән иде.


Шунысын да искә төшерү урынлы булыр: Гагарин кубогын «Ак Барс» ике мәртәбә (2009, 2010 елларда) яуласа, «Салават Юлаев» исәбендә бер - 2011 елгы уңыш кына бар.

Бу сезонда без даими чемпионатта дүрт тапкыр «яшел дерби»ның шаһиты булган идек. Ул вакытта Уфадагы ике уенда да боз хуҗалары җиңү яуласа (4:2 һәм 3:1), гыйнварда Казандагы матчларда җиңүчене ачыклау өчен 60 минут вакыт кына да җитмәде - башта кунаклар буллит сериясендә өстен чыкса (2:1), ике атна узу белән «Ак Барс» овертаймга кадәр сузылган матчта үч кайтарды - 6:5. Плей-оффта "Ак Барс"ның үз бозындагы ике уңышы сезондагы җиңүләрне дә тигезләде.

...Көрәш башлана гына әле. Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк серия Уфага күчә - 26 һәм 28 февраль көннәрендә көндәшләр «Уфа Арена»да очраша.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев