Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Яшь спортчы Дания Гыйззәтуллина: «Беренче тапкыр җиңдем, хәтта ышанмадым да!»

Круглое Поле поселогыннан Дания Гыйззәтуллинага 18 яшь, ул билбаулы көрәш белән шөгыльләнә.

Кыз бала көрәш белән шөгыльләнә дигәч, ничектер шик тә барлыкка килүе бар. Әмма Дания очрагында түгел! Бу үҗәт кыз бер-бер артлы медальләр яулавын дәвам итә. 

«Хәзерге вакытта мин КФУның көллиятендә логист һөнәренә укыйм. Көрәш белән исә 1нче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Билбаулы көрәшкә мине әтием Рафаил алып килде, чөнки үзе дә ирекле көрәш белән шөгыльләнә иде. Ул минем беренче тренерым да! Әлеге спорт төре миңа бик ошый, инде 11 ел дәвамында көн саен диярлек тренировкаларны калдырганым юк. Тренерым - Артем Артемьев. Артем Валентинович туры сүзле, чыдам, нык холыклы, ул һәрвакыт ярдәмгә киләчәк һәм кирәкле сүзләр табачак!", - дип сөйли башлады Дания. 

Дания атнасына 3 тапкыр көрәш белән шөгыльләнә, әле бит көллияттә укуы да бар. «Җитешергә дә авырдыр...» дип, кызыксынам. 

"Чынлап әйтәм, укуны һәм тренировкаларны бергә алып бару авыр, әмма өлгерергә тырышам. Мин кызлар белән дә, малайлар белән дә көрәшәм. Тренер мине төрлечә сынап карый: үз авырлыгымдагы кызлар һәм миннән зуррак малайлар белән көрәшә алам. Авыр, ләкин бу миңа файдага гына. Тренировкада кыенрак булса, димәк, ярышларда җиңел булачак.

Ә тагын һәр ярыштан соң тренер Артем Валентиновичның безгә анализ ясавы ошый. Без көрәш өчен үзебезгә баллар куябыз, шулай ук барлык хаталарны да тикшерәбез. Тренер беркайчан да кычкырмый, барысын да ипләп аңлата, һәрвакыт хуплый һәм җиңелүләрсез җиңүләр булмый, ди», – дип дәвам итә кыз. 

Алга таба Дания үзенең казанышлары һәм алдагы ярышлары турында сөйләде. 

«Үземнең беренче җитди ярышларымны 7нче сыйныфта укыганда оттым, ул вакытта  Черкесск шәһәрендә узган Россия чемпионатына сайлап алындым, ул ярышларда алтын медаль яуладым. Шуннан соң дөньякүләм ярышлар булды, анда мин 2нче урында калдым. Куркыныч булды, әлбәттә. Мондый масштаблы ярышларда беренче генә катнашуым иде. Яшермим, тәҗрибә туплар өчен бардым, җиңәрмен дип бер дә уйламадым. Һәм менә финал көрәшендә җиңүгә ирештем һәм үз күзләремә ышанмыйча тордым. Ничек инде боларның барысын да ерып чыктым?! Мине барысы да котлый, Татарстан командасы миңа кул чаба һәм мин республика флагы төшерелгән келәм тирәли йөгереп йөрим. Бу хис-кичерешләрне тасвирлап бетереп булмый: Татарстаным өчен горурлык хисләре кичердем», – дип уртаклаша әңгәмәдәшем. 

Даниянең шулай ук көрәш белән шөгыльләнүче кече энесе Булат та бар. Яшь булуына карамастан, Булатның да казанышлары юк түгел. Ул ел саен Сабантуйларда көрәшә һәм җиңеп чыга. "Олы ярышларда әлегә җиңгәне юк, әмма аның барысы да алда", - дип өсти Дания. 

Бөтен нәрсә гаиләдән килә. Ирле-хатынлы Гыйззәтуллиннар да балаларның тәрбиясенә аерым игътибар бирәләр: әхлакый һәм рухи яктан матур булырга өндәп торалар. 

"Минем әниемнең исеме Талия. Ул һәрвакыт мине хуплый һәм җиңүләремә ышаныч арттыра. Һәр ярышта миннән күбрәк курка, ләкин һәрвакыт минем җиңүемә ышана", - дип сөйли үз әнисе турында чемпионка. 

Дания Гыйззәтуллинаның соңгы ярышлары Черкесск шәһәрендә узган. Бу 2006-2008 елгы малайлар һәм кызлар арасында үткәрелүче Россия беренчелеге була. Әлеге ярышларда Дания 1нче урын ала һәм гомерендә беренче тапкыр кубок җиңә.

"Хәзерге вакытта билбаулы көрәш белән күп кызлар кызыксына. Бу спорт төре белән шөгыльләнеп, мин үз ихтыяр көчемне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тизлекне үстерәм. Киләчәктә болар барысы да миңа үз-үземә ышанычны арттырырга, лидерлык сыйфатларымны үстерергә ярдәм итәр дип уйлыйм», - ди Тукай районыннан чемпионка Дания Гыйззәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев