Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккей ярышлары үтә

18 февраль көнне Круглое Поле поселогының хоккей кортында алкалы хоккей буенча район чемпионаты, Круглое Поле авыл җирлегенең кубогына ярышлар үткәрелә. Анда ир-атлар командалары катнаша. Хоккей сәгать 9да башлана. Ярышларда 17дән алып һәм аннан да зуррак булган ир-егетләр катнаша ала. Спортчыларның Тукай районында пропискалары булуы мәслихәт. Хоккей ярышларының төп хөкемдары -...

18 февраль көнне Круглое Поле поселогының хоккей кортында алкалы хоккей буенча район чемпионаты, Круглое Поле авыл җирлегенең кубогына ярышлар үткәрелә. Анда ир-атлар командалары катнаша. Хоккей сәгать 9да башлана. Ярышларда 17дән алып һәм аннан да зуррак булган ир-егетләр катнаша ала. Спортчыларның Тукай районында пропискалары булуы мәслихәт. Хоккей ярышларының төп хөкемдары - район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Валентин Артемьев. Беренче урынга лаек булган команда кубок һәм грамота белән бүләкләнә. Икенче һәм өченче урыннарда калган командаларга Круглое Поле авыл җирлегенең башкарма комитеты грамоталары тапшырыла, дип хәбәр иттеләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев