Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Бүген «Ак Барс» үз бозында Минск «Динама»сы белән уйный

Бүген Казанда «Ак Барс» һәм Минскның «Динамо» командалары Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) плей-оффының чирекфинал сериясендәге өченче матчны уздырачак. Очрашу «Татнефть Арена»да Мәскәү вакыты белән 19:30да башлана.

Минскида узган ике уеннан соң, «Ак Барс» дүрт җиңүгә кадәр баручы сериядә 2:0 исәбе белән алда бара. Беренче матчта Татарстан командасы 2:1 исәбе белән җиңде, икенчесен овертаймда 5:4 исәбе белән тәмамлады. 

«Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин соңгы җиңүгә карата үз фикерен белдерде. Ул команда эмоцияләрне дөрес юнәлтә алуын һәм уенның авыр мизгелләрендә яхшы реакция, характер күрсәтеп, өстәмә вакытта җиңүне тартып алуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, уңышның төп факторлары — командалы уен, дисциплина һәм мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалану. Тренер плей-оффта максималь концентрация кирәклеген, ә хаталарның барысы да анализланып төзәтеләчәген ассызыклады. Гатиятулин шулай ук барлык звеноларның өлеш кертүен билгеләп, команданың аерым уенчыларга бәйлелектән китәргә омтылуын әйтте. Моннан тыш, ул экспертлар фикеренә игътибар итмәвен һәм «матчтан матчка» принцибы белән эшләвен дә өстәде.

 Хәзер командалар Казанда ике тапкыр — 13 һәм 15 апрельдә, 19:30да очрашачак.

Узган сезонда да «Ак Барс» Мәскәүнең «Динамо»сына каршы чирекфиналда 2:0 белән алга чыккан иде, әмма аннары дүрт уен рәттән оттырып, турнирдан төшеп калды. Бу юлы уңыш «Ак Барс» яклы булыр дип өметләнәбез һәм бүген 19:30да ТНВ һәм «ТНВ-Планета» телеканалларын кабызырга онытмыйбыз.

Фото: ak-bars.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев