Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Беренче урында тагын безнекеләр

Күптән түгел Иске Абдул мәктәбенең спорт залында данлыклы көрәшче Раббани Шәрипов кубогына һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалык призына татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир үтте.

Анда 1995 елгы һәм аннан да яшь көрәшчеләр көч сынашты. Бил алышуга безнең районнан тыш Минзәлә, Әгерҗе, Чаллының 52нче мәктәбеннән 11 команда составында 68 спортчы чакырылган иде. Төрле үлчәү категорияләре буенча шәхси беренчелектә безнең район яшь көрәшчеләре иң яхшы күрсәткечләр белән сөендерделәр. 11 яшькә кадәргеләр арасында Иске Абдул урта мәктәбе укучысы Ф.Шәяхмәтов җиңү яулады. 40 килограммга кадәр үлчәүдә Биклән урта мәктәбе укучысы И. Рамазановка тиңнәр булмады. 45, 50, 55 килограммга кадәр авырлыкта Иске Абдулдан Р.Сәйфуллин, Р. Камалов һәм Р. Әгъләҗев яхшы күрсәткечләр белән беренче урыннарга лаек булдылар. 60, 65, 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыкларында көч сынашкан яшүсмерләр арасында да безнең районныкылар - Бикләннән И.Рамазанов, Теләнче Тамактан Р. Каюмов, Яңа поселогыннан А. Нәҗмиев - иң матур һәм профессиональ көрәш алымнары күрсәтеп абсолют җиңүгә ирештеләр. Минзәлә районы Хуҗамәт урта мәктәбе спортчылары да үзләрен көчле һәм лаеклы көндәшләр буларак күрсәттеләр. Команда беренчелегендә Иске Абдул урта мәктәбе - беренче, теләнчетамаклылар - икенче, Биклән яшь көрәшчеләре өченче урыннарда.

Ярышлар матур итеп оештырылган иде. Ярышта катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, тәмле итеп ашаттылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата призлар, кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Спорт бәйрәмен оештыруга ярдәм күрсәткән җирле җитәкчеләргә, атказанган спорт мастеры Раббани Шәриповка, барлык тренерларга һәм судьяларга рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт татарбашкорт көрәше милли кљрђш