Милли кљрђш тег белән яңалыклар
-
Укучым – Татарстан һәм Россия чемпионы
Күптән түгел минем укучым Артур Җиһаншин Казан шәһәрендә узган татар-башкорт көрәше буенча ярышларда батыр калды. Бу егетнең көннән-көн зуррак уңышларга ирешә баруына үзе укыган Теләнче Тамак мәктәбе дә шаһит. Артур физкультураны үзенең яшәү рәвеше итеп кечкенәдән үк сайлады. Теләнче Тамак авылында яшүсмерләр өчен оештырылган "Милли көрәш" түгәрәгенә 5 сыйныфтан йөри...
-
Татар-башкорт милли көрәше
15 декабрьдә Яр Чаллыда Булат Сибгатуллин истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча 2000 елгы үсмерләр арасында ачык турнир үтте. Республика район һәм шәһәрләреннән 150ләп яшь спортчы катнашкан бу бәйгедә 40 килограмм авырлыктагылар арасында Бикләннән Илназ Рамазанов беренчелекне яулады. Тренеры - Марат Мөхәммәдиев.
-
Беренче урында тагын безнекеләр
Күптән түгел Иске Абдул мәктәбенең спорт залында данлыклы көрәшче Раббани Шәрипов кубогына һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалык призына татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир үтте.
-
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көч сынашты
Сосновый Бор поселогының "Яшьлек" спорт комплексында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышлап спартакиада үтте. Программага милли көрәш, гер күтәрү, армспорт, бау тартышу кебек спорт төрләре кертелгән иде.