Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көч сынашты

Сосновый Бор поселогының "Яшьлек" спорт комплексында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышлап спартакиада үтте. Программага милли көрәш, гер күтәрү, армспорт, бау тартышу кебек спорт төрләре кертелгән иде.

Бәйрәмне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Кәримов ачты. Ярышларда "Кама-Бекон", "Чаллы-Бройлер", "Гигант", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Камский", Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, район ветеринария берләшмәсе, икмәк продуктлары комбинаты командалары катнашты. Чараны үткәрүдә Фәнүр Мәгъҗанов җитәкчелегендәге "Кама-Бекон", Разиф Кәримов җитәкчелегендәге "Вамин" предприятиеләре иганәчелек ярдәме күрсәтте.

Реклама

Ярышлар кызу барды, нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Армспорт буенча үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны "Тукай азык-төлек корпорациясе"ннән А. Шәмсиев, "Чаллы-Бройлер"дан С. Калинников, "Камский"дан В. Уляшев, оешма җитәкчеләре арасыннан "Алмаз" хуҗалыгыннан С. Мифтахов алды. Гер күтәрүдә үз авырлык категорияләрендә беренчелекне "Чаллы-Бройлер"дан Н. Могыйнов, икмәк продуктлары комбинатыннан Р. Фәйзуллин, "Алмаз" хуҗалыгыннан Р. Әхкәметдинов яулады. "Кама-Бекон"да эшләүче Д. Баһаветдинова - бердәнбер хатын-кыз - 44 мәртәбә 16 килограммлы гер күтәрде. Милли көрәштә үз авырлыкларында "Тукай азык-төлек корпорациясе"ннән Д. Левашов, "Кама-Бекон"нан Р.Шакиров, "Гигант"тан Р. Әюпов, "Алмаз"дан И. Хәмәтов, "Чаллы-Бройлер"дан Р. Шәңгәрәев, "Гигант"тан М. Бикмөхәммәтов җиңүчеләр булдылар. Аркан тартышуда "Чаллы-Бройлер" командасы җиңде. Командалар арасында гомуми исәптә беренче урынга "Тукай азык-төлек корпорациясе", икенчегә - "Чаллы-Бройлер", өченче урынга "Кама-Бекон" ҖЧҖ чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт армспорт армрестлинг милли кљрђш

2
X