Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авыл спорт залында актив тормыш кайный

Теләнче Тамак авылында мәктәп спорт залыннан тыш, мәдәният йорты каршында эшләп килүче авылның үз спорт залы бар. Әлеге залга авылның яше дә, карты да йөри. Әле күптән түгел, авыл халкын сөендереп, биредә юыну бүлмәсе, бәдрәф ясадылар, шулай ук бинаның икенче катында тренажер залы сафка басты.

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре сүзләренчә, әлеге спорт залындагы бәдрәф һәм душ бүлмәсе тулысынча район яшүсмерләр клубы хисабына эшләнгән. Әлеге уңайлыкларны булдыру өчен 149 мең сум акча тотылган, ә тренажер залына ремонт ясау өчен 33 мең сумга материал алынган.

Якшәмбе көнне спорт залындагы яңалыклар белән танышырга, биредә 17 елга якын хезмәт куючы тренер - Рамил Закиров белән сөйләшергә булдык. Мәдәният йорты капкасын үтүгә, каршыма өлкән сыйныфта укучы өч кыз, чаңгы таккан кечкенә малай очрады. Спорт залы якшәмбе көнне дә эшләгәч, ялларда балаларга килеп шөгыльләнергә бик җайлы дип уйлап куйдым.

Бина эчендә балаларның шау-гөр килеп туп тибүләре, теннис уйнаулары яңгырап тора иде. Спорт залы бусагасында мине тренер Рамил Закиров каршы алды.

- Әлеге бина 1989 елда төзелгән. Бирегә, тренер булып, мин 2000 елда килдем, шул ук елда яшүсмерләр клубы оештырылды. Бина ремонтка мохтаҗ, кызганыч хәлдә иде. Зур тырышлыклар белән шул елны бинага капиталь ремонт ясалды, спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазландырылды. Бүгенге көндә спорт залына бакча, мәктәп яшендәге балалар, авыл яшьләре, шәһәрдән кайтучылар йөри. Соңгы елларда пенсия яшендәге авылдашлар, гаиләләре белән йөрүчеләр дә күбәйде. Шөгыльләнүчеләр саны бер көнгә 40ка җитә. Биредә волейбол, баскетбол, футбол, көрәш белән ныклап шөгыльләнү мөмкинлеге бар, шулай ук тренажер залы эшләп тора, - ди Рамил Закиров. - Билгеле, 17 ел эчендә җиһазлар таушалды, ләкин иң кыены ул түгел - бинада бәдрәф булмавы уңайсыз иде. Шулай ук кечкенә генә тренажер залы бар кешене дә сыйдырмый башлады. Аллага шөкер, район хакимияте безнең гозерне үтәргә, авыл яшьләренә бар уңайлыкларны да тудырырга тырышты - 2016 елның җәй аенда спорт залының икенче катында бәдрәф, җылы суы агып торучы душ бүлмәсе төзеп куйдылар. Шәкертләрем өчен сөенүнең чиге булмады. Шулай ук биредә шөгыльләнүчеләрнең тагын бер хыялы - тренажер залын икенче каттагы киң бүлмәгә күчерү теләге тормышка ашты. Эш өчен барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иттеләр. Без, үз чиратыбызда, икенче каттагы бүлмәне ремонтларга тотындык. Кем кайчан килә алды - килде, кем нинди эш тота белде - эшләде.

Бүлмәгә ут кертелде, идәнгә яңа линолеум җәелде, диварның җимерек җирләре яңадан кирпечтән торгызылды, диварлар шулай ук грунтовкаланды, шомартылды, буялды. Һәм, ниһаять, уртак көч белән тренажер залы икенче каттагы киң, якты бүлмәгә күчте. Карагыз әле, яшьләр биредә ничек теләп шөгыльләнә, - дип күрсәтте Рамил Закиров бүлмәгә кергәндә.

Чынлап та, зал тулы бала. Алар арасында хәтта 4 яшьлекләре дә бар. Кем мускулларны ныгытучы тренажерга утырган, кем теннис уйный, кем бокс грушасына ябышкан. Гомумән, иркен һәм якты бүлмәдә чыныгу, көч туплау, савыгу өчен бөтен җиһазлар да бар.

Кул мускулларын ныгытучы тренажерга утырган егеттән аның фикерен сорашам.

- Спорт залына 2012 елда йөри башладым. Тренерым Рамил абый җитәкчелегендә көрәш белән мавыгып киттем. Хәзер дә шуның өчен аңа рәхмәтлемен. Шәһәрдә яшәсәм дә, туган авылымның спорт залына йөрүемне туктатмыйм, авылга кайткан саен бирегә киләм. Спорт залындагы уңай үзгәрешләргә сөенеп туя алмыйбыз. Шәһәрдәге тренажерлардан бер дә ким булмаган тренажер залыбыз бар, күнегүләрдән соң юынып та чыга алабыз. Гомумән, үз шәкертләре өчен янып йөрүче тренерыбыз булганда, спорт залы гөрләп торыр, - диде Эмиль Закиров.

- Атнаның җиде көнендә дә ачык булган спорт залына барыбыз да зур теләк белән йөрибез. Кичке сәгатьләрдә мәктәп укучыларының барысын да биредә очратып була. Урамда трай тибеп йөргәнче, спорт залында үзләренә шөгыль табуларын хуп күрәм. Тренерыбыз Рамил абый - бала күңелендә спортка карата мәхәббәт тудыручы ул. Күнегүләр өчен бар шартлар да тудыру өчен көн-төн кайгыртып йөри. Яңа уңайлыклар барыбызга да хуш килде, күптәннән көткән идек, - дип сөйләде баскетбол белән шөгыльләнүче Алия Исхакова.

− Алдагы планнарга килгәндә, иң мөһиме - спорт залыбыз эшләсен, бу - авылда спортны җәелдерү өчен кирәк. Без балаларның спорт белән шөгыльләнүен телибез, урамда вакытларын бушка уздырып йөрмәсеннәр. Спортка тагын да күбрәк бала тартылсын иде, чөнки ул тәртипкә өйрәтә, ата-аналар да балалары мәшгуль булганга канәгать. Балаларның спорт белән шөгыльләнергә теләге бар, шуны сүрелдермәскә, ул теләкне бетермәскә кирәк, - диде Рамил Наилевич саубуллашканда.

Татарстан илебездә спорт башкаласы буларак билгеле. Җөмһүриятебез дөньякүләм спорт чараларының үзәге булды. Киләчәктә дә әһәмиятле, масштаблы ярышлар уздыру күздә тотыла. Зур елгаларның башы кечкенә инеш булган кебек, зур спортның да башлангычы, чишмә башы - авыл спорт залында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев