«Ак Барс» «Металлург»ны 5:2 исәбе белән отты
«Ак Барс» соңгы өч елда беренче тапкыр Гагарин Кубогының ярымфиналына чыкты. Ярымфинал сериясе башланыр алдыннан команданың баш тренеры Әнвәр Гатиятулин хоккейчыларның тулысынча үз уеннарына игътибар бирүен һәм теләсә нинди сценарийга әзер булуын ассызыклаган иде.
Аның сүзләренчә, плей-оффта иң мөһиме — дисциплина, үзеңне аямыйча көрәшү, нык холык һәм чын фидакарьлек. Бүгенге уен исә бу сүзләрнең хаклыгын тулысынча раслады.
Магнитогорскиның «Металлург» командасы белән очрашуны «Ак Барс» командасы ышанычлы җиңү белән башлап җибәрде. Читтә уйнауларына карамастан, Казан командасы «Металлург»ны 5:2 исәбе белән отты.
Уен башлану белән үк исәпне Митчелл Миллерның төгәл тапшыруыннан соң Илья Сафонов ачты. Аннары Никита Дыняк кунаклар капкасына икенче алканы кертеп, өстенлекне арттырды. Беренче тәнәфес алдыннан исә Нэйтан Тодд өченче голны кертеп, «Ак Барс»ның өстенлеген тагын да ныгытты.
Икенче периодта «Металлург» күпчелектән файдаланып, Люк Джонсон тырышлыгы белән аерманы киметә алды. Әмма озак та үтмәде — Александр Хмелевский өч алка өстенлеген яңадан кайтарды. Тагын бер алканы Кирилл Семёнов үз исәбенә яздырды.
Шунысы да игътибарга лаек: беренче периодта «Ак Барс» капкасына Данила Паливко керткән гол видеокабатлау нәтиҗәсендә уеннан тыш хәл аркасында гамәлдән чыгарылды.
Шулай итеп, «Ак Барс» сериядә 1:0 исәбе белән алга чыкты. Киләсе очрашу 27 апрельдә янәдән Магнитогорскида узачак.
Фото/ ak-bars.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев