Татарстанда бердәм ашыгыч ярдәм системасы эшли башлады
Элек чакырулар район хастаханәләре аша территориаль принцип буенча бүленсә, хәзер барлык шалтыратулар бердәм контакт-үзәккә килә. Аннан ярдәмгә билгеле бер район бригадасы түгел, ә шул вакытта бу урынга иң якын булган буш ашыгыч ярдәм машинасы җибәрелә, бу исә көтү вакытын кыскарта.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, ашыгыч ярдәмне «103» номеры аша мобиль телефоннан да, стационар телефоннан да бушлай чакырып була. Элеккеге «03» номеры инде кулланылмый.
Бердәм система булдыру эше 2019 елда ук башланган. Башта яңа платформа Казаннан килгән чакыруларны гына караган, ә 2026 елның апреленнән ул бөтен Татарстанны колачлаган. Хәзер республика буенча сәгатенә 300 гә кадәр чакыру кабул ителә.
Ышанычлылыкны арттыру өчен Казанда һәм Чаллыда ике контакт-үзәк эшли. Бу системаның өзлексез эшләвен тәэмин итә.
Яңа системаның тагын бер үзенчәлеге — һәр чакыру автомат рәвештә контрольдә тотыла: шалтырату вакыты, гаризаны кабул итү һәм бригаданы җибәрү вакыты теркәлә. Барлык күрсәткечләр система тарафыннан автомат рәвештә күзәтелә.
Шулай ук республикада бердәм «112» ашыгыч хезмәтләр номеры да эшләвен дәвам итә. Аны берничә хезмәтнең берьюлы ярдәме кирәк булган очракларда (мәсәлән, полиция һәм ашыгыч ярдәм) куллану уңайлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев